Карар 25.08.2023 №229 "«Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карарына (13.10.2018 №202 14.03.2019 №236, 19.09.2019 №273, 16.10.2020 №16, 20.04.2021 №59, 13.07.2021 №73,12.11.2021 №94, 28.04.2022 №138 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. «Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карары (13.10.2018 №202  14.03.2019 №236,  19.09.2019 №273,  16.10.2020 №16,  20.04.2021 №59,  13.07.2021 №73,  12.11.2021 №94,  28.04.2022 №138 үзгәрешләр белән) белән расланган хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия (алга таба-Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Комиссия составыннан Г.А. Әхмәдуллинаны чыгарырга;

- Комиссия составына әгъза итеп Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе   И.Р. Нотфуллинны кертергә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 34.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International