Карар 25.08.2023 №230 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре турында белешмәләр өстәү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 9, 20, 21 статьялары, «Россия Федерациясе җирле үзидарәсен оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Арча муниципаль районы уставы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән килештерелгән 17.07.2023 №10-53/8570 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына (кушымталар нигезендә) үзгәрешләр кертү проектына уңай бәяләмә нигезендә,  Татарстан Республикасы Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау турында» Арча район Советының 2012 елның 14 декабрендәге 178 номерлы карары белән расланган,  аларга карата генераль планны әзерләү зарурлыгы булмау турында карар кабул ителгән (13.07.2022 № 161 үзгәрешләре белән) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына авыл җирлекләрендә урнашкан торак пунктларның чикләре турында белешмәләр өстәү өлешендә үзгәрешләр кертергә:

1) Апаз авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Апаз авылы, Каратай авылы, Кызыл Игенче авылы, Мирҗәм авылы, Пөшәңгәр авылы, Хәсәншәех авылы;

2) Яңа Кенәр авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Яңа Кенәр авылы, Байкал авылы, Югары Оры авылы, Кызыл Яр авылы, Кече Әтнә авылы, Түбән Оры авылы, Яңа Сәрдә авылы, Яңа Ашыт авылы, Сөрде авылы, Шура авылы, Шурабаш авылы;

3)Яңа Кырлай авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Яңа Кырлай авылы, Югары Бирәзә авылы, Иске Йорт авылы, Күкчә -Бирәзә авылы, Яңа Иябаш авылы, Пионер авылы, Өчиле авлы, Чиканас авылы;

4) Кәче авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Кәче авылы, Абҗабар авылы, Чулпан авылы,  Якты Көн авылы;

5) Наласа авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Наласа авылы;

6) Яңа Кишет авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Яңа Кишет авылы, Кышкар авылы, Симетбаш авылы;

7) Урта Аты авылы чикләрендә урнашкан Түбән Аты авылы, Урта Сәрдә авылы;

8)Ташкичү авыл җирлеге чикләрендә урнашкан  Ашытбаш авылы, Акчишмә авылы, Кысна авылы, Иске Кенәр авылы;

9) Утар Аты авыл җирлеге чикләрендә урнашкан Кушлавыч авылы.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының икътисади  үсеш, авыл хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                    И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 31.3 Кб

Приложения:
rar
Кушымта 1
RAR,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International