Карар 25.08.2023 №231 "Арча муниципаль районы Советының 2021 елның 10 декабрендәге 104 номерлы карары (24.03.2023 №201 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 10 июлендәге 287-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында» 2011 елның 07 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районы Советының 2021 елның 10 декабрендәге 104 номерлы карары (24.03.2023 №201 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 6 статьяның 3 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Контроль-хисап палатасы рәисе һәм аудиторы вазыйфаларын биләүче гражданнар аларны билгеләүдә муниципаль берәмлек уставына ярашлы рәвештә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы, Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан суд һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашкан муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы рәисе, муниципаль берәмлек башлыгы, муниципаль берәмлекнең башкарма органы җитәкчесе белән якын туганлыкта яки үзлектә тора алмыйлар (ата-аналар, ир яки хатын, балалар,  бертуган абый- апалар, эне-сеңелләр, шулай ук ир яки хатынның ата-аналары, балалары,  бертуган абый- апалары, эне-сеңелләре, балаларның ире яки хатыны)»;

2) 6 статьяның 6 пунктында «акцияләрне» сүзен төшереп калдырырга.

2. «Арча муниципаль районы Советының 2014 елның 17 октябрендәге 295 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Арча район Советының 2022 елның 26 маендагы 152 номерлы карарын (19.06.2019 № 254, 14.09.2021 № 79 үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                       И.Г. Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 113.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International