Карар 28.09.2023 №236 "Арча район Советының 2023 елның 24 мартындагы 200 номерлы карары белән расланган 2023 елга Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планына үзгәрешләр кертү турында (25.04.2023 №217, 06.07.2023 №224 үзгәрешләр белән)"

«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы,  «Дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемле һәм күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы федераль законнар, Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районында муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмә (14.10.2011 №74, 17.05.2012 №137, 28.05.2015 №342, 12.07.2016 №61,  10.11.2016 №87, 10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән) нигезендә, муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

  1. «2023 елга Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планын раслау турында» Арча район Советының 2023 елның 24 мартындагы 200 номерлы карары белән расланган 2023 елга Арча муниципаль районы мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

«III кисәк.  2023 елда хосусыйлаштыру планлаштырыла торган муниципаль мөлкәт исемлегенә түбәндәге эчтәлектәге 25-29 пунктлар өстәргә:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III кисәк. 2023 елда хосусыйлаштыру планлаштырыла торган муниципаль мөлкәт исемлеге

 

 

№ т/б

 

Мөлкәтнең исеме һәм

урнашкан урыны

 

Характеристикасы

Хосусыйлаштыру күздә тотылган вакыт

хосусыйлаштыруны үткәрү вакыты

          25.

 

 

Fiat Aibea маркалы автомобиль

VIN XU3178000CZ147098 (дәүләт номеры К790КТ 716)

2011 елда чыгарылган, төсе  соры хроно

ел дәвамында

26.

FIAT DUCATO маркалы автомобиль

VIN Z7G244000AS011675

2009 елда чыгарылган,  төсе сары

ел дәвамында

27.

ГАЗ -3302 маркалы автомобиль

VIN X9633020092360579

2008 елда чыгарылган, төсе зәңгәр-сирень

ел дәвамында

28.

Lada 211440 маркалы автомобиль

2008 елда чыгарылган,  төсе  металл графит

ел дәвамында

29.

FIAT DUCATO маркалы автомобиль

VIN Z7G244000ВS030475

2011 ел чыгарылган,  төсе сары

ел дәвамында

 

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

                                                                                                                                                                             

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 150.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International