«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законнарга ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына таянып, Арча район Советы карар бирде:
1.1. Муниципаль җир контролен гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары дигән 1 нче кушымтаны әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (htpp://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев