Карар 14.11.2023 №240 «Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (28.02.2022 № 123, 25.04.2023 №216 үзгәрешләр белән)"

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль Законына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 № 131-ФЗ Федераль законына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына таянып, Арча район Советы карар бирде:

  1. «Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы карарына (28.02.2022 № 123,  25.04.2023 №216 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. «Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру кысаларында тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлеге» дигән 3 нче кушымтаны әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.М. Хәсәновка йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                              И.Г. Нуриев

Арча район Советының

___________ ел, №__

 карарына кушымта

 

 

Арча муниципаль районында

автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында нигезләмәгә 3 нче кушымта

 

 

Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру кысаларында тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлеге

 

1) Муниципаль контроль объектында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында торак пункт чикләрендә һәм (яки) бер үк җирле әһәмияттәге юлда утыз көн дәвамында ике һәм аннан да күбрәк юл-транспорт һәлакәте.

2) Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша бирелгән мәгълүматлар нигезендә, контрольдә тотылган зат йөртүчеләре тарафыннан бер календарь ел дәвамында даими пассажирлар йөртү маршрутында автомобиль транспорты, шәһәр, җир өсте, электр транспорты белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларының биш процентка һәм аннан да күбрәккә артуы.

3) Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша бирелгән мәгълүматлар нигезендә, бер календарь ел эчендә юл инфраструктурасы объектында юл-транспорт һәлакәтләре санының алдагы календарь ел белән чагыштырганда ике тапкырга һәм аннан да күбрәккә артуы.

4) Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, контрольдә тотылган затның юл участогында календарь айда юл-транспорт һәлакәтләре санының биш процентка артуы (ким дигәндә өч бозу).

5) Хисап елы дәвамында канәгатьләнерлек булмаган юл шартлары белән бәйле рәвештә  юлның бер участогында яки юллар һәм урамнар киселешендә кешеләр зыян күргән яки җәрәхәтләнгән бер төр юл-транспорт һәлакәте барлыкка килүнең өч һәм аннан да күбрәк факты ачыклану.

doc
Скачать текст
DOC,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International