Карар 14.11.2023 №241 "Арча район Советының кайбер карарларын үз көчләрен югалткан дип тану турында"

Арча район Советының норматив хокукый актларын Россия Федерациясе законнарына туры китерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының түбәндәге карарларыy үз көчен югалткан дип танырга:

1) «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда хакын түләүне кичектерү шартлары турында» Арча район Советының 2020 елның 20 маендагы 324 номерлы карарын;

2) «Аренда түләүләреннән азат итү өлешендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында» Арча район Советының 2020 елның 20 маендагы 325 номерлы карарын;

3) «Аренда түләүләрен кичектерү өлешендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында» Арча район Советының 2020 елның 20 маендагы 326 номерлы карарын;

4) «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына милеккә һәм (яки) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлеген раслау турында» Арча район Советының 2016 елның 12 июлендәге 62 номерлы карарын.

2.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 40.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International