Карар 14.11.2023 №242 "2023 елның 9 аенда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында"

Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районындагы бюджет корылышы һәм бюджет процессы турындагы нигезләмә нигезендә Арча  район Советы карар бирде:

1. 2023 елның 9 аенда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 1 469 936,0 мең сум күләмендә һәм чыгымнар буенча 1 495 496,9 мең сум күләмендә, чыгымнарның керемнәрдән артуын 25 560,9 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1)  Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча  әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын  Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә;

3) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча  әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;

4) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                         И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 984.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International