Карар 14.11.2023 №245 "Арча район Советының 2023 елның 24 мартындагы 200 номерлы карары белән расланган 2023 елда Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планына үзгәрешләр кертү турында (25.04.2023 № 217, 06.07.2023 №224, 28.09.2023 №235 үзгәрешләр белән)"

«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы,  «Дәүләт яки муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан арендага алынган күчемле һәм күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы федераль законнар,  Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары белән расланган «Муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибен билгеләү һәм шартлары турында нигезләмә»  (25.04.2023 № 217,  06.07.2023 №224, 28.09.2023 №235 үзгәрешләр белән) нигезендә, муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

  1. Арча район Советының 2023 елның 24 мартындагы 200 номерлы карары (25.04.2023 № 217,  06.07.2023 №224, 28.09.2023 №235 үзгәрешләр белән) белән расланган 2023 елда Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

«III бүлек. 2023 елда хосусыйлаштыру планлаштырылган муниципаль мөлкәт исемлегенә түбәндәге эчтәлектәге 30-31 пунктлар өстәргә:

 

III бүлек. 2023 елда хосусыйлаштыру планлаштырылган муниципаль мөлкәт исемлеге

 

№ т/б

 

Мөлкәтнең исеме һәм

урнашкан урыны

 

Характеристикасы

Фаразланган

хосусыйлаштыруны үткәрү вакыты

          30.

 

Транспорт чарасы

Белорус -82,1тракторы,  дәүләт номеры 808 211 475

 

КРН-21Б  чапкычы

 

 

2015 елда чыгарылган, кара-зәңгәр төстә

 

 

2015 елда чыгарылган, кара-зәңгәр төстә

ел дәвамында

31.

FIAT DUCATO

VIN Z7G244000AS020573, дәүләт номеры  В990 ТС 116 RUS

  2011елда чыгарылган,   ак  төстә

 

ел дәвамында

 

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында                                                                                                                                                                                            (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 51.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International