Карар 04.12.2023 №252 "Арча район Советының 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы карары белән (14.08.2018 № 191, 13.07.2021 № 76, 26.05.2022 №151 үзгәрешләр белән) расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең һәм Арча муниципаль районында муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре,чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны «Интернет» челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм бу мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларында Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче затларның, аларның ирләре (хатыннары) һәм балигъ булмаган балаларының  керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр урнаштыру тәртибе хакындагы нигезләмәне раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2014 елның 19 мартындагы 171 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 02 ноябрендәге 1400 номерлы карары нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең һәм Арча муниципаль районында муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны «Интернет» челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм бу мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы  карарына (14.08.2018 № 191,  13.07.2021 № 76,  26.05.2022 №151 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. «Арча муниципаль районының рәсми сайтында» сүзләреннән соң «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә» сүзләрен өстәргә;

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең һәм Арча муниципаль районында муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны Арча муниципаль районының рәсми сайтында «Интернет» челтәрендә урнаштыру һәм бу мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турында нигезләмәдә:

2.1. «Арча муниципаль районының рәсми сайтында» сүзләреннән соң «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә» сүзләрен өстәргә;

2.2. 1 пунктта «Арча муниципаль районының рәсми сайтында archa@tatar.ru сүзләреннән соң «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә» сүзләрен өстәргә;

2.3. 2 пунктның  г) пунктчасын түбәндәге эчтәлектәге яңа редакциядә бәян итәргә:

«г) әгәр мондый сатып алуларның гомуми суммасы (мондый сатып алу суммасы) муниципаль хезмәткәрнең, Арча муниципаль районында муниципаль учреждение җитәкчесе вазыйфасын биләүче затның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артып китсә, хисап чорында (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) җир кишәрлеге, күчемсез милек объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталында катнашу өлеше, пайлар), цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча сатып алулар (сатып алу) башкарылган акчалар керү чыганаклары турында белешмәләр.»

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яисә Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                          И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 46.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International