Карар 14.12.2023 №255 "«Арча муниципаль районында бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында» Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (19.07.2014 №277, 26.10.2015 №10, 24.04.2018 №166, 24.10.2019 №276, 11.12.2020 №28, 24.03.2023 №194 карарлар редакциясендә)"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 19 декабрендәге 521-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 28 декабрендәге 562-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 2023 елның 04 августындагы 416-ФЗ номерлы  Федераль законнар нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 

1. «Арча муниципаль районында бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында» Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына  (19.07.2014 №277,  26.10.2015 №10, 24.04.2018 №166,  24.10.2019 №276,  11.12.2020 №28,  24.03.2023 №194 карарлар редакциясендә) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 

14.4 статьяның 3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

         «3. Хисап финанс елында районның гомуми бурычлары җирле бюджет кытлыгын финанслауга юнәлтелгән акчаларның гомуми суммасыннан һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан бирелгән максатчан билгеләнешкә ия булган бюджетара трансфертларны тулысынча кулланмау сәбәпле хисап финанс елы ахырына барлыкка килгән калдыклар күләменә районның бурыч йөкләмәләрен түләү, юридик затлардан максатчан билгеләнешкә ия түләүсез керемнәр, җирле бюджетларга җирле бюджетларның баланслылыгын тәэмин итү чараларына ярдәм итү өчен дотацияләр яки Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан җирле бюджетларга аларны бирү шартларын билгеләп бирелгән башка дотацияләр күләменнән, шулай ук хисап финанс елының соңгы эш көненнән соң җирле бюджетка кертелгән хисап финанс елы керемнәре күләменнән, шул исәптән йомгаклау әйләнешләрен үткәрү тәртибендә, артыграк булырга мөмкин.

Хисап финанс елында районның бурычларының гомуми суммасы хисап финанс елы йомгаклары буенча район бюджеты кытлыгын финанслауга юнәлтелгән акчаларның гомуми суммасыннан һәм әлеге пунктның беренче абзацында каралган мөмкин булган артык акчаларны исәпкә алып, районның бурыч йөкләмәләрен түләү күләменнән артып киткән очракта, агымдагы елның 1 гыйнварына барлыкка килгән җирле бюджет акчаларының күрсәтелгән артык суммадагы калдыклары, агымдагы финанс елына бурычларның чик күләмен киметеп, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 96 статьясында каралган максатларга юнәлдерелергә тиеш.»

 

1.2.  20 статьяның 2 пунктында:

- өченче абзацта «шәһәр бюджетына» сүзләрен «район бюджетына» сүзләренә алмаштырырга;

- дүртенче абзацны җиденче абзац дип санарга;

- түбәндәге эчтәлектәге яңа дүртенче, бишенче, алтынчы абзацлар өстәргә:

«транспорт салымыннан җирле бюджет керемнәре (әгәр Россия Федерациясе субъекты законы белән җирле бюджетларга транспорт салымы ташламаларының бердәм нормативлары билгеләнгән булса)»;

 «җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына авыр йөкле транспорт чаралары китерә торган зыянны каплау исәбенә җирле бюджет керемнәре»;

«авыр йөкле һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чарасы хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлардан җирле бюджет керемнәре».

27 статьяның 3 пунктында:

 «Касса» сүзен «казначылык» сүзенә, «казначылык органнары» сүзләрен «Федераль казначылык» сүзләренә алмаштырырга;

1.4.  29 статьяның 2 пунктында:

- алтынчы абзацта «бюджет йөкләмәләре» сүзләреннән соң «һәм элек кабул ителгән бюджет йөкләмәләренә үзгәрешләр кертә» сүзләрен өстәргә;

- түбәндәге эчтәлектәге абзац өстәргә:

«Бюджет акчаларын алучы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезләмәләрендә һәм бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала торган башка федераль законнар нигезләмәләрендә каралган очракларда, муниципаль контрактлар, мондый муниципаль контрактлар, бюджет йөкләмәләренең расланган лимитларының гамәлдә булу срогы чикләрендә әлеге муниципаль контрактлар буенча йөкләмәләрне үтәүне күздә тота торган башка килешүләр төзи. Муниципаль контрактлар, башка килешүләр төзү өчен билгеләнгән күрсәтелгән нигезләмәләр элегрәк төзелгән муниципаль контрактларга, башка килешүләргә үзгәрешләр кертелгәндә дә кулланыла».

2. «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында нигезләмәнең 20 статьясындагы 2 пунктның бишенче һәм алтынчы абзацлары нигезләмәләре (әлеге карар редакциясендә) 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына бюджеттан башлап, Арча муниципаль районы бюджетын төзегәндә һәм үтәгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла дип билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча  даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                                 И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 76.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International