Карар 14.12.2023 №256 "2024-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы турында"

«2024-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Н. Габделгазизовның мәгълүматын тыңлап фикер алышканнан соң, Арча район Советы карар бирде:

  1. 2024-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразы турында җитәкче урынбасарының докладын игътибарга алырга.
  2. Төп юнәлешләр һәм максатлар итеп түбәндәгеләрне билгеләргә:

- район икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, дәүләт ярдәме программаларында катнашу;

- кече һәм урта бизнесны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү;

- кеше капиталын туплау һәм үстерү;

- халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү;

- район предприятиеләренең һәм оешмаларының ресурс һәм җитештерү мөмкинлекләреннән максималь файдалану;

- яңа эш урыннары булдыру;

- җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттыру;

- продукцияҗитештерү чыгымнарын киметү;

- районның хуҗалык итүче субъектларының хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү;

- районның барлык хуҗалык итүче субъектлары тарафыннан энергетик ресурслардан нәтиҗәле һәм экономияле файдалану;

- җәлеп ителмәгән җитештерү куәтләрен максималь куллану;

- кече һәм урта бизнесны дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасына җәлеп итү;

- муниципаль районның берләштерелгән бюджеты чыгымнарын конкурентлы сатып алулар нигезендә киметүне тәэмин итү;

- товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләр өчен тигез конкурент шартлар тудыру.

  1. Түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

- икътисадның барлык субъектларына да товарлар җитештерүне, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне киметмәүне тәэмин итәргә, эш урыннарын сакларга, хезмәт хакын, салымнарны һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга җыемнарны вакытында түләргә;

- авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләренә, җитештерелә торган продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын үстерү буенча максатчан эш алып барып, җитештерү мәйданнарын һәм куәтләрен нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә;

- район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә эшчәнлекләрен анализлау һәм финанс-икътисади планлаштыру нигезендә башкарырга.

  1.  
  2.  
  3.  

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                       И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 164.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International