Карар 31.01.2024 №264 "2024 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы,  «Дәүләт яки муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан арендага алынган күчемле һәм күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы Федераль законнар,  Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары белән расланган «Муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибен билгеләү һәм шартлары турында нигезләмә»  (14.10.2011 №74, 17.05.2012 №137,  28.05.2015 №342, 12.07.2016 №61, 10.11.2016 №87, 10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән) нигезендә, муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. 2024 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында   (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 72.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International