Карар 31.01.2024 №265 "«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2023 елның 6 июлендәге 222 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законга һәм «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 25 декабрендәге 661-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2023 елның 6 июлендәге 222 номерлы Арча район Советы карары белән расланган «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 2.2 пунктын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

rtf
Скачать текст
RTF, 91.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International