«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законга, «Муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләт теркәве турында» 2005 елның 21 июлендәге 97-ФЗ номерлы Федераль законга, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә, Арча район Советы карар бирде:
1. Арча район Советының 2021 елның 20 апрелендәге 60 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы Уставына (14.10.2022 ел, №169, 28.09.2023 ел, № 233 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кертергә:
1) 6 статьяның 1 пунктында:
1. 35 пунктчаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«35) балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча җирлекара характердагы чараларны оештыру һәм гамәлгә ашыру, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашу, яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау буенча чараларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре буенча муниципаль программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруны мониторинглауны оештыру һәм гамәлгә ашыру»;
2. 36 пунктчага түбәндәге сүзләрне өстәргә «, шулай ук су объектларын рекреацион максатларда куллану кагыйдәләре»;
3.Түбәндәге эчтәлектәге 45 пунктча өстәргә:
«45) муниципаль район милкендәге җир кишәрлекләре чикләрендә урнашкан территорияләргә карата әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны ачыклау һәм мондый зыянны бетерүне оештыру.
2) 31 статьяның 7 пунктын түбәндәге эчтәлектәге 10.1 пунктчасы белән тулыландырырга:
«10.1) аның чит ил агенты статусын алуы;»;
3) 78 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«78 статья. «Муниципаль хокукый актларны игълан итү һәм аларның үз көченә керү тәртибе»
1. Кеше һәм гражданның хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы муниципаль норматив хокукый актлар, Арча муниципаль районы гамәлгә куючы булып торган оешмаларның хокукый статусын билгели т орган муниципаль норматив хокукый актлар, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында төзелә торган килешүләр рәсми рәвештә игълан ителгәннән соң үз көченә керә.
2. Муниципаль норматив хокукый актның, шул исәптән җирле үзидарә органнары арасында төзелгән килешүнең рәсми игълан ителүе булып түбәндәгеләр тора:
1) Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында тулы текстны рәсми рәвештә бастырып чыгару (https://pravo.tatarstan.ru; массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлү турында таныклык ЭЛ № ФС77-60244 бирелгән 17.12.2013 Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте тарафыннан (Роскомнадзор) яки «Арча хәбәрләре» («Арский вестник») Арча район газетасында (ММЧны теркәү турында таныклык, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан Эл № ФС77–47527 30.11.2011 елда бирелгән);
2) «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру (https://arsk.tatarstan.ru).
3. Гражданнарның Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталына керүен тәэмин итү өчен Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәренә тоташу пунктлары эшли.
4. Муниципаль норматив хокукый актлар, җирле үзидарә органнары арасында төзелә торган килешүләр, муниципаль хокукый актлардан яки Федераль закон белән чикләнгән мәгълүматлар булган аерым нигезләмәләрдән тыш, имзаланганнан соң 7 көн эчендә игълан ителә.
5. Арча район Советының салымнар һәм җыемнар турындагы норматив хокукый актлары Россия Федерациясе Салым кодексына ярашлы рәвештә үз көченә керә.
6. Әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелмәгән муниципаль хокукый актлар, әгәр акт үзе башканы билгеләмәсә, имзаланган көннән үз көченә керә.
7. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә тиешле сайтларның домен исемнәре һәм аларны массакүләм мәгълүмат чаралары сыйфатында теркәү турында мәгълүматлар күрсәтелгән вакытлы басмалар, челтәр басмалары исемлеге, анда муниципаль хокукый актларны, шул исәптән җирле үзидарә органнары арасында төзелгән килешүләрне игълан итү (рәсми рәвештә бастырып чыгарудан тыш) Арча муниципаль районы башлыгының хокукый актын бастырып чыгару юлы белән халыкка җиткерелә».
2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм гражданнарның аны тикшерүдә катнашу тәртибен 1 нче кушымта нигезендә расларга.
3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрү һәм гражданнарның аны тикшерүдә катнашу тәртибен 2 нче кушымта нигезендә расларга.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
5. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына килгән тәкъдимнәрне исәпкә алу, гомумиләштерү һәм карау буенча эшче төркем төзергә:
1) Нурмөхәмәтова Р.И. – 13 нче Арча сайлау округы буенча депутат, төркем җитәкчесе;
2) Сафин А.И.– 1 нче Яңасала сайлау округы буенча депутат, төркем әгъзасы;
3) Лотфуллин Ф.Ф. – 10 нчы Иске Кырлай сайлау округы буенча депутат, төркем әгъзасы.
6. Арча район Советы депутатларының Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына тәкъдимнәре 2024 елның 20 июненә кадәр эшче төркемгә кертелә.
7. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына гражданнарның тәкъдимнәре эшче төркемгә язма рәвештә, авторның ф.и. а.и., туган елы, адресы күрсәтелеп, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча җибәрелә.
8. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча гавами тыңлауларны Арча район Советының кече залында 2024 елның 21 июнендә 16.00 сәгатькә билгеләргә.
9. Эшче төркемгә, Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектына Арча район Советы депутатларының төзәтмәләрен һәм гражданнарның тәкъдимнәрен өйрәнеп һәм гомумиләштереп, аны 2024 елның 21 июненә кадәр Арча район Советы каравына кертергә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев