Карар 22.05.2024 №283 "Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләмнәре һәм шартлары турында"

2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасында Муниципаль хезмәт кодексы, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасында депутатларның, үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарәнең сайлап куелган вазыйфаи затларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакына чыгымнарны формалаштыру нормативлары турында» 2018 елның 28 мартындагы 182 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында»  2024 елның 30 апрелендәге 290 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган бюджет өлкәсе аерым оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләмен арттыру турында һәм «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган бюджет өлкәсе аерым оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы шартлары турында» 2018 елның 30 мартындагы 195 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 29 апрелендәге  287 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «Бердәм тариф челтәре нигезендә хезмәт хакы түләнә торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында» 2011 елның 14 июнендәге 477 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 6 маендагы 300 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:

1.Түбәндәгеләрне расларга:

1) Муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәте өчен түләү турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә;

2) Муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүче затларның хезмәте өчен  түләү турында нигезләмәне 2 нче кушымта нигезендә;

3) Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү турында нигезләмәне 3 нче кушымта нигезендә;

4) Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарын техник яктан тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләү турында нигезләмәне 4 нче кушымта нигезендә.

2. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм шартлары турында» 10.12.2021 ел, №107 карарын;

- «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләренең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм шартлары турында» 10.12.2021 ел, №107 Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 28.02.2022 ел, №121 карарын;

- «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләренең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм шартлары турында» 10.12.2021 ел, №107 Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 08.09.2022 ел, №164 карарын;

- «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләренең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм шартлары турында» 10.12.2021 ел, №107 Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында»14.12.2022 ел, №178 карарын;

-«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләренең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме һәм шартлары турында» 10.12.2021 ел, №107 Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 31.01.2023 ел, №184 карарын.

3. Түбәндәгеләрне билгеләргә:

- Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң үз көченә керә, 2024 елның 01 июленнән үз көченә керәчәк 1  нче кушымтаның 2 нче пунктыннан, 2 нче кушымтаның 3 нче һәм 10 нчы пунктларыннан, 3 нче кушымтаның 2 нче һәм 5 нче пунктларыннан, 4 нче кушымтаның 3 нче пунктыннан тыш.

4.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 201.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International