«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 4 өлеше, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына күрсәтелгән торак пунктларның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында Арча шәһәре, Апаз, Кәче, Наласа, Яңа Кенәр, Яңа Кишет, Яңа Кырлай, Сеҗе, Урта-Аты, Урта Курса, Иске Кырлай, Иске Чүриле, Ташкичү, Үрнәк, Утар-Аты, Шушмабаш, Яңасала торак пунктларының вәкиллекле органнары тәкъдимен кабул итәргә[1]:
җирләү эше мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәт төзү һәм аның эшчәнлек тәртибен раслау;
җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләр бәясен билгеләү.
2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына:
Арча муниципаль районы җирлекләренең башкарма комитетлары белән әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән вәкаләтләрне тапшыру турында кушымта нигезендә типлаштырылган формада килешүләр төзергә;
Әлеге карарны гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатыннан, 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты турында Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында карар проектын эшләргә һәм бюджет законнары нигезендә карауга тәкъдим итәргә.
3. Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары үз компетенцияләре чикләрендә әлеге карарның 2 пунктында күрсәтелгән килешүне гамәлгә ашыру өчен норматив һәм норматив булмаган хокукый актлар чыгарырга хокуклы дип билгеләргә.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.
5. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев
Арча район Советының
________ 2024 ел, №____
карарына кушымта
____________________________ ___________2024 ел
Алга таба «Җирлек башкарма комитеты» дип аталачак, ____________(җирлек исеме) уставы нигезендә эш итүче башкарма комитет җитәкчесе (җирлек башкарма комитеты җитәкчесе) ________________исеменнән, бер яктан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, алга таба «Район башкарма комитеты» дип аталачак, Нигезләмә нигезендә эш итүче башкарма комитет җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансурович исеменнән, икенче яктан, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 4 өлешенә таянып, түбәндәге Килешүне төзеделәр:
1. Килешү предметы
1.1. Әлеге Килешү Җирлек башкарма комитеты вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруны Район башкарма комитетына тапшыруны беркетә.
1.2. Җирлек башкарма комитеты Район башкарма комитетына түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыруны тапшыра:
җирләү эше мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәт төзү һәм аның эшчәнлек тәртибен раслау;
җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләр бәясен билгеләү.
1.3. Яклар әлеге Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында мәгълүмат алмашырга тиеш.
2. Якларның хокуклары һәм бурычлары
2.1. Район башкарма комитеты әлеге Килешүнең 1 бүлеге нигезендә Җирлек башкарма комитеты тапшырган вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
2.2. Район башкарма комитеты Нигезләмә нигезендә әлеге Килешү нигезендә тапшырылган вәкаләтләрнең бер өлешен башкарачак вазыйфаи затны яисә структур бүлекчәне билгели.
2.3. Район башкарма комитеты, мәет җирләү буенча хезмәтләр күрсәтүнең гарантияләнгән исемлеген күрсәтү кысаларында эшләр башкару өчен, физик яисә юридик затлар белән контракт (килешү) төзи.
2.4. Әлеге Килешү буенча тапшырылган вәкаләтләр кысаларында эшчәнлекне гамәлгә ашыру өлешендә Район башкарма комитеты Җирлек башкарма комитетына хисап тота.
3. Бюджетара трансфертларның еллык күләмен билгеләү тәртибе
3.1. Әлеге Килешү предметы буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру ел саен җирлек бюджетыннан муниципаль район бюджетына бирелә торган бюджетара трансфертлар исәбеннән гамәлгә ашырыла.
3.2. Яклар тапшырыла торган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле бюджетара трансфертлар күләмен ел саен раслана торган бюджет турындагы карарлар нигезендә билгели (әлеге Килешүнең аерылгысыз өлеше булган кушымталар нигезендә).
3.3. Әлеге Килешүнең 1.2 пунктында күрсәтелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга җирлек бюджетыннан муниципаль район бюджетына бирелә торган бюджетара трансфертларны формалаштыру, күчерү һәм исәпкә алу Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының бюджет законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.
4. Килешүнең гамәлдә булу вакыты, аны туктату вакыты һәм тәртибе
4.1. Әлеге Килешү рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
4.2 Әлеге Килешү 2026 елның "31" декабренә кадәр гамәлдә.
4.3. Әлеге Килешүнең гамәлдә булуы вакытыннан алда туктатылырга мөмкин:
бер яклы тәртиптә, Якларның берсе үз йөкләмәләрен үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән очракта, яки, гамәлдәге законнарның Килешүнең алга таба гамәлдә булуы мөмкин булмаслык үзгәрүе.
4.4. Әлеге килешүне өзү турында хәбәр икенче якка аның гамәлдә булу вакыты тәмамлануга 30 көн кала язма рәвештә җибәрелә.
4.5. Әлеге Килешү буенча тапшырыла торган бер вәкаләтне туктату башка вәкаләтләрне туктатуга китерми.
4.6. Әгәр әлеге Килешүнең 4.2 пунктында күрсәтелгән вакыт узганнан соң Яклар утыз көн дәвамында Килешүне өзү ниятен белдермәсә, ул киләсе календарь ел тәмамланганчы озайтылган дип санала.
5. Якларның җаваплылыгы
5.1. Яклар әлеге Килешүдә гамәлдәге законнар нигезендә каралган бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплы.
5.2. Район башкарма комитеты тарафыннан тапшырылган вәкаләтләрне тиешенчә гамәлгә ашырмау факты билгеләнү әлеге Килешүне берьяклы өзү өчен нигез булып тора. Килешүне өзү, документлар белән расланган чыгымнарны исәпкә алмаганда, Килешүне өзү турында Килешү имзаланганнан яки аны өзү турында язма хәбәр алганнан соң 30 көн эчендә күрсәтелгән бюджетара трансфертларны кире кайтаруга, шулай ук күрсәтелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга җирлек бюджетыннан хисап елы өчен бүлеп бирелгән бюджетара трансфертлар суммасыннан 0,01 процент күләмендә неустойка түләүгә китерә.
5.3. Район башкарма комитеты үзенә тапшырылган вәкаләтләрне башкару өчен әлеге вәкаләтләр финанс чаралары белән тәэмин ителгән дәрәҗәдә җаваплы.
5.4. Җирлек башкарма комитеты әлеге Килешүдән килеп чыга торган Район башкарма комитетының аңа тапшырылган вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны финанслау буенча йөкләмәләрен үтәмәгән очракта, Район башкарма комитеты әлеге Килешүне өзүне, шулай ук китерелгән зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы.
6. Башка мәсьәләләр
6.1. Якларның үзара ризалыгы белән яисә гамәлдәге законнар таләпләре нигезендә әлеге Килешүгә язма рәвештә әлеге Килешүнең аерылгысыз өлеше булган үзгәрешләр һәм (яисә) өстәмәләр кертелергә мөмкин.
6.2. Әлеге Килешүне үтәгәндә барлыкка килгән Яклар тарафыннан җайга салынмаган бәхәсләр һәм каршылыклар гамәлдәге законнарда каралган тәртиптә каралырга тиеш.
6.3 Әлеге Килешү тигез юридик көчкә ия 2 (ике), һәр як өчен берәр нөсхәдә төзелде.
______________ авыл җирлеге башкарма комитеты Адресы: _________________________ Арча муниципаль районы__________ авыл җирлеге башлыгы ________________________________ (имза) _________________________________________________ (ФИАИ) |
Арча муниципаль районы Башкарма комитеты Адресы: 422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча ш., Совет мәйданы, 12 й. Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе _______________________________ Гатиятов Ренат Мансурович
|