"Экологик экспертиза турында" 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы федераль законга, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законга, "Экологик экспертиза турында" 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы федераль законга, «Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материалларына таләпләрне раслау турында» Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2020 елның 1 декабрьдәге 999 номерлы боерыгына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:
1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә планлаштырыла торган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2019 елның 18 апрелендәге 244 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә планлаштырыла торган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә һәм аны, әлеге карарга кушымта нигезендә, яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев