Муниципаль норматив хокукый актка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, төгәлсезлекләрне бетерү һәм аны хокукый анализ һәм мониторинг нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына һәм норматив хокукый актларга туры китерү максатыннан, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында кодекс, «Федераль дәүләт органының кадрлар резервы турындагы нигезләмәне раслау турында» 2017 елның 01 мартындагы 96 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы, «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс турында» 2005 елның 01 февралендәге 112 номерлы Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, Арча район Советы карар бирде:
1. Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервы турындагы нигезләмәне (1 нче кушымта) расларга.
2. Арча муниципаль районындагы муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләү өчен кадрлар резервына кертелгән гражданнар төркемнәре исемлеге Арча район Советы аппаратының кадрлар секторы тарафыннан төзелә һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы тарафыннан раслана, әлеге карарга кушымта итеп бирелгән формада каралганча алып барыла, дип билгеләргә (2 нче кушымта).
3. Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә кадрлар резервын формалаштыру эшчәнлеген әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән нигезләмә нигезендә оештыруны тәэмин итәргә.
5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев