Кадрлар үзгәрешләре белән бәйле рәвештә, Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:
1. «Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында» 2021 елның 20 апрелендәге 55 номерлы Арча район Советы карарының 2 нче кушымтасына үзгәрешләр кертергә һәм аны яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев