2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында кодекска, шулай ук кадрлар үзгәрешләре белән бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класслы чиннар бирү өчен квалификация имтиханнарын кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәттә хезмәт стажын исәпләү буенча комиссия (алга таба –Комиссия) эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, муниципаль хезмәткәрләргә класслы чиннар бирү, башка вазыйфада даими (штат) нигездә эшләү вакытын муниципаль хезмәт стажына кертү турындагы гаризаларны карау һәм муниципаль хезмәт стажын билгеләү тәртибе турында» 2023 елның 4 декабрендәге 253 номерлы Арча район Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

-Э.И. Салихованы комиссия составыннан чыгарырга;

- комиссия составына комиссия секретаре сыйфатында Арча район Советы аппаратының кадрлар секторы мөдире Ч.Р. Вильданованы кертергә.

2. «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә муниципаль хезмәткәрләргә аттестацияләр үткәрү һәм  класслы чиннар бирү тәртибе турында» 2015 елның 24 апрелендәге 331 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 16 апрелендәге 76  номерлы карарны (10.11.2015 №17, 10.11.2016 №81, 14.03.2020 №237, 19.09.2019 № 270, 20.05.2020 №329, 16.10.2020 №19, 20.04.2021 №58 үзгәрешләр белән) гамәлдән чыгарырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                               И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 17.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International