Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:
1. 2023 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше проекты турында хисапны керемнәр буенча 1 892 590,5 мең сум һәм чыгымнар буенча 1 890 557,9 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:
1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;
2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә;
3) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;
4) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.
2. Әлеге карар 2024 елның рәсми рәвештә басылып чыккан көннән бирле үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru), Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. 2023 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше проекты турында буенча гавами тыңлауларны Арча район Советы утырышлар залында 2024 елның 13 маена 14.00 сәгатькә билгеләргә.
5. «2023 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше проекты турында” карарына тәкъдимнәр, искәрмәләр һәм гавами тыңлауларда катнашу өчен гаризалар карар Арча район Советына Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) басылып чыкканнан соң 2024 елның 8 маенә кадәр эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр язма рәвештә түбәндәге адрес буенча кертелә: 422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт.
5. «2023 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше проекты турында” проектына карата Арча район Советы депутатларының төзәтмәләрен һәм гражданнарның тәкъдимнәрен өйрәнергә һәм гомумиләштерергә һәм Арча район Советы каравына кертергә.
6.Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев