Карар 16.04.2024 №272 "«Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру өлешендә Арча муниципаль районы террито-риаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараны уз-дыруга финанслау чыганагы Татарстан Республикасы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансферт-лар булган Арча муниципаль районы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» Арча район Советының 2020 елның 23 июнендәге 334 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 31 октябрендәге 988 номерлы карары белән расланган  «Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен башкару өлешендә Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны үткәрүгә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибенә  үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 19 сентябрендәге 1161 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

1.  «Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыру өлешендә Арча муниципаль районы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараны уздыруга финанслау чыганагы Татарстан Республикасы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлары булган Арча муниципаль районы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» Арча район Советының 2020 елның 23 июнендәге 334 номерлы карарына (Арча район Советының 24.03.2023 №195 карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

Тәртипнең 12 пунктында:

җиденче абзацта «13 020,0» саннарын «20 502,7» саннарына алмаштырырга;

сигезенче абзацта «10 000,0» саннарын «15 747,1» саннарына алмаштырырга.

2. Әлеге карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә дип билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм  Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk/tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

      

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                    И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 30.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International