«Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, «Дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемле һәм күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 22.07.2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы федераль законнар, «Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында» Арча муниципаль районы Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары (14.10.2011 №74, 17.05.2012 №137, 28.05.2015 №342, 12.07.2016 №61, 10.11.2016 №87, 10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән) нигезендә, муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Арча муниципаль районы Советы карар бирде:
«III кисәк. 2024 елда хосусыйлаштыру планлаштырылган муниципаль мөлкәт исемлегенә түбәндәге эчтәлектәге 14,15 пунктлар өстәргә:
III кисәк. 2024 елда хосусыйлаштыру планлаштырыла торган муниципаль мөлкәт исемлеге
№
|
Мөлкәтнең исеме һәм урнашкан урыны |
Характеристикасы |
Фаразланган хосусыйлаштыру срогы |
14. |
HYUNDAI NF SONATA 2.0 GL МТ
|
2010 елда чыгарылган, төсе көмеш |
ел дәвамында |
15. |
FIAT DUCATO VIN Z7G244000ВS030475, дәүләт номеры ВТ403 116 RUS |
2011 ел чыгарылган, төсе сары
|
ел дәвамында |
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.tatarstan.ru) бастырып чыгару юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе . И.Г.Нуриев