1. Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында» Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы карары (10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112, 18.07.2017 №133, 14.03.2019 №238, 19.09.2019 №272, 11.03.2020 №313, 09.09.2020 №347, 16.10.2020 №17, 20.04.2021 №56, 13.07.2021 №72, 28.04.2022 №137, 26.05.2022 №148, 14.10.2022 №171, 25.08.2023 №228 үзгәрешләр үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия (алга таба-Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1)Комиссия составыннан И.Р.Нотфуллинны, Э.И.Салихованы чыгарырга;
2)Комиссия составына кертергә:
– Комиссия секретаре сыйфатында Ч.Р. Вильданованы-Арча район Советы Аппаратының кадрлар секторы мөдирен.
- Комиссия әгъзасы сыйфатында И.М. Зәйнуллинны - Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесен.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев