«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясындагы 1 өлешенең 2 пунктына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законыга ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районы Уставына таянып, Арча район Советы карар бирде:
1. 2021 елның 12 ноябрендәге 98 номерлы Арча район Советы карары (28.02.2022 № 125, 25.04.2023 № 214, 14.11.2023 № 239 үзгәрешләр белән) беләнрасланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. «Муниципаль җир контролен гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары» дигән 1 нче кушымтаны әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
3. Әлеге карарның үтәлешен ктикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев