"Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертү хакында" 30.09.2024 елгы 338-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:
1. Арча район Советының 13.10.2018 N 199 карары белән расланган (01.02.2019 N 220, 14.03.2019 N 230, 13.11.2019 N 286, 05.02.2020 N 302, 29.07.2020 N 345, 11.12.2020 N 33, 20.04.2021 N 54, 14.09.2021 N 80, 31.01.2023 N 187, 24.03.2023 N 198, 25.08.2023 N 227, 22.05.2024 № 284 үзгәрешләре белән) Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1) 14 статьяның 14.3 пунктындагы 5 бүлеген түбәндәгечә бәян итәргә:
“5) белем һәм квалификация турында документ;”.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http:arsk.tatarstan.ru)
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Муниципаль район башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев