Карар 08.11.2024 №303 "Арча район Советының 2024 елгы 22нче маеннан 283нче номерлы «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләмнәре һәм шартлары хакында» карарына үзгәрешләр кертү турында"

Арча район Советы Татарстан Республикасының 2013 елның 25нче июненнән 50-ЗРТ номерлы муниципаль хезмәт турындагы Кодексы, Татарстан Республикасының 2009 елның 12нче февраленнән 15-ЗРТ номерлы “Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында” Кануны,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 25 сентябреннән 829нчы номерлы “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.03.2018 елдан 182нче номерлы “Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең, Рәис урынбасарларының, аудиторларының, Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары хакында” карарына үзгәрешләр кертү турында” Карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 5нче сентябреннән 731нче  “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.06.2011 елдан 477нче номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләрендә хезмәт хакы бердәм тариф челтәре нигезендә исәпләнә торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру хакында” карарына үзгәрешләр кертү турында” Карары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Уставы нигезендә карар кылды:   

 

 1. Арча район Советының 22.05.2024 елгы 283нче номерлы «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү күләмнәре һәм шартлары турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә::

1) Муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәтенә түләү турындагы Нигезләмәнең 2 пунктын (1 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затның хезмәте өчен түләү акчалата бүләкләү рәвешендә башкарыла.

 

Вазыйфа атамасы

Акчалата бүләкләү күләмнәре (сумнарда)

Арча муниципального район башлыгы

37 036

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары

33 333

Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе

33 333

Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасы аудиторы

25 461

 

2) Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларга хезмәт өчен түләү турындагы нигезләмәнең 3 пунктында (2 нче кушымта) «13 323 сум» сүзләрен «13 990 сум»сүзләренә алмаштырырга.

3) Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын техник тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү турындагы нигезләмәнең 3 пунктын (4 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын техник тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы эшчеләргә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәренең тариф коэффициентлары һәм тариф ставкалары (окладлары) түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

 

Бердәм тариф челтәренә түләү разрядлары

Тарифлы

коэффициентлар

Тариф ставкалары (окладлар), сумнар

1

1,0000

21 200,0

2

1,0114

21 442,0

3

1,0233

21 694,0

4

1,0346

21 934,0

5

1,0473

22 203,0

 

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru)

3. Әлеге карар кабул ителгән көннән үз көченә керә һәм 01.01.2025 елдан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 50.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International