Карар 08.11.2024 №306 "«Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында (28.02.2022 N 123, 25.04.2023 N 216 үзгәрешләр белән)"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 08 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы, 2007 елның 08 ноябрендәге 259-ФЗ номерлы «Автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы», «Россия Федерациясе Һава кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 8 августындагы 289-ФЗ номерлы федераль законнар нигезендә, Арча район Советы карар бирде:

1.«Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 12 ноябрендәге 97 номерлы Арча район Советы карары (28.02.2022 N123, 25.04.2023 N216 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1.     4.7 пунктның 4.7.8 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4.7.8. Рейд тикшерүе прокуратура органнары белән килештереп кенә уздырылырга мөмкин, моңа 248-ФЗ Федераль законның 57 статьясындагы 1 өлешенең 3-5 пунктлары һәм 66 статьясындагы 12 һәм 12_1 өлешләре нигезендә үткәрелгән очраклар керми.»;

1.2.     4.9 пунктның 4.9.4 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4.9.4. Урынга барып тикшерү нәтиҗәләре буенча «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248 - ФЗ номерлы Федераль законның 90 статьясындагы 2 өлешенең 2 пунктында каралган карар кабул ителергә тиеш түгел.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                          И.Г. Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 117.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International