«Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан уку турында» 2024 елның 27 апрелендәге 555 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары кабул ителүгә бәйле рәвештә, Арча район Советы карар бирде:
1. «Урта һөнәри яисә югары белем бирү оешмасында максатчан уку турында шартнамә төзүгә дәгъва кылучыларны сайлап алу тәртибе турында» 2021 елның 02 февралендәге 43 номерлы Арча район Советы карарын (31.01.2023 №185 үзгәреш белән) үз көчен югалткан дип танырга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г. Нуриев