Карар 08.11.2024 №311 "«Арча муниципаль районында яшәүче гражданнарны сораштыру билгеләү һәм үткәрү тәртибе турында» 2008 елның 27 декабрендәге 222 номерлы Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча муниципаль районында яшәүче гражданнарның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашу хокукын тәэмин итү, Арча муниципаль районында халыкны сораштыру оештыру һәм үткәрү өчен хокукый һәм оештыру нигезен булдыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

   1. «Арча муниципаль районында яшәүче гражданнарны сораштыру билгеләү һәм үткәрү тәртибе турында» 2008 елның 27 декабрендәге 222 номерлы

Арча район Советы карары белән расланган Арча муниципаль районында яшәүче гражданнарны сораштыру билгеләү һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1.     2.3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.3. Гражданнарны сораштыру билгеләү турында карар Арча район Советы тарафыннан кабул ителә.

Гражданнарны сораштыру үткәрү өчен муниципаль берәмлекнең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайты файдаланылырга мөмкин.

Гражданнарны сораштыру билгеләү турындагы Совет карарында түбәндәгеләр күрсәтелә:

1) сораштыруны үткәрү датасы һәм сроклары;

2) сораштыру үткәргәндә тәкъдим ителә торган сорауны (сорауларны) формалаштыру;

3) сораштыру үткәрү методикасы;

4) сораштыру кәгазенең формасы;

5) сораштыруда катнашучы муниципаль берәмлек халкының минималь саны;

6) сораштыру гражданнардан муниципаль берәмлекнең рәсми сайтыннан файдаланып «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә үткәрелгән очракта, сораштыруда катнашучыларны идентификацияләү тәртибе.»;

1.2. 3.21 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.21. Гражданнарны сораштыруны әзерләүгә һәм уздыруга бәйле чараларны финанслау:

1) Арча муниципаль районы бюджетыннан - сораштыруны җирле үзидарә органнары яисә муниципаль берәмлек халкы инициативасы белән үткәргәндә;

2) Татарстан Республикасы бюджетыннан - сораштыруны Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары инициативасы белән үткәргәндә.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                       И.Г. Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 126.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International