Карар 25.02.2025 №320 "“Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында” нигезләмәсен раслау хакында"

2007 елның 2 мартындагы “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 25-ФЗ номерлы Федераль законы, 2013 нче елның 25 июнендәге “Муниципаль хезмәт турында” 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы, Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 10 октябрендәге “Россия Федерациясе дәүләт хезмәтенә һәм Россия Федерациясендә муниципаль хезмәткә кергәндә белешмәләр бирүнең һәм аларны актуальләштерүнең кайбер мәсьәләләре турында” 870 номерлы Указы белән туры китерү максатларында, Арча район Советы карар кабул итте:

1. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында” кушымтада бирелә торган нигезләмәне расларга.

2. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 карары белән расланган “Арча районында муниципаль хезмәт турында нигезләмә”не үз көчен югалткан дип танырга (2019 елның 1 февралендәге 220 нче, 2019 елның 14 мартындагы 230 нчы, 2019 елның 13 ноябрендәге 286 нчы, 2020 елның 5 февралендәге 302 нче, 2020 нче елның 29 июлендәге 345 нче, 2020 елның 11 декабрендәге 33 нче, 2021 елның 20 апрелендәге 54 нче, 2021 елның 14 сентябрендәге 80 нче, 2023 елның 31 гыйнварындагы 187 нче, 2023 елның 24 мартындагы 198 нче, 2023 елның 25 августындагы 227 нче, 2024 елның 22 маендагы 284 нче, 2024 елның 8 ноябрендәге 302 нче номерлы үзгәрешләр белән).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                              И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 246.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International