Карар 25.02.2025 №323 "Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 34 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында (29.09.2006 ел, №85, 16.10.2010 ел, №4, 28.05.2015 ел, №344, 31.01.2017 ел, № 101 үзгәрешләр белән)"

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Арча район Советы карар кабул итте:

1. Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 34 номерлы карары (29.09.2006 ел, №85, 16.10.2010 ел, №4 һәм 28.05.2015 ел, №344 31.01.2017 ел, № 101 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы нигезләмәсенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

  - 4 нче бүлекнең 4.1 пунктын түбәндәге эчтәлектәге 4.1.8 пунктчасы белән тулыландырырга:

“4.1.8. Үз функцияләрен тәэмин итү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмат системаларын, шулай ук пространство белешмәләренең милли системасы эшчәнлеген тәэмин итә торган федераль дәүләт географик мәгълүмат системасын файдаланырга.”.

2. Арча муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Сираҗиев Илһам Гаптелнур улына, 9222 серияле 059908 номерлы 18.02.2022 бирелгән паспорт Татарстаның эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, Арча муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының оештыру документларына кертелә торган үзгәрешләрне теркәгәндә Россиянең Татарстан Республикасы буенча районара 18нче Федераль салым хезмәтендә мөрәҗәгать итүче булырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р. М. Гатиятовка йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                              И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 37.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International