Карар 03.04.2025 №324 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында"

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясы 10 өлешендәге 2 пункты, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы 6 өлеше, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставының 53 статьясы 1 пунктның 2 пунктчасы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Гатиятовның шәхси гаризасы нигезендә, Арча район Советы карар чыгарды:

1. Гатиятов Ренат Мансур улының Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан шәхси гаризасы нигезендә үз теләге белән отставкага китүен кабул итәргә

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улының вәкаләтләрен вакытыннан алда 2025 елның 3 апреленнән туктатылган дип санарга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телкоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы Рәисе                                                     И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 35.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International