Карар 03.04.2025 №325 "Арча муниципаль районы башлыгы, депутат И.Г. Нуриевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында. "

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 36 статьясы 6 өлешенең 2 пункты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставының 44 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның шәхси гаризасы нигезендә Арча район Советы карар чыгарды:

1. Нуриев Илшат Габделфәрт улының Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы вазыйфасыннан шәхси гаризасы нигезендә үз теләге белән отставкага китүен кабул итәргә.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның вәкаләтләрен вакытыннан алда 2025 елның 3 апреленнән туктатылган дип санарга

3. Арча муниципаль район Советы депутаты Илшат Габделфәрт улы Нуриевның вәкаләтләрен вакытыннан алда 2025 елның 3 апреленнән туктатылган дип санарга.

     4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телкоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 

Арча муниципаль районы

башлыгы урынбасары,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                                  А.Ф.Мөхәмәтова

doc
Скачать текст
DOC, 35.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International