Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Гатиятовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, район территориясендә хакимият структураларының эшләвен тәэмин итү максатында “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-Ф3 номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставының 53 статьясына таянып, Арча район Советы карар кабул итте:
1. Бәйге нәтиҗәләре буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына башка кандидатура билгеләнгәнче Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Хисәметдинов Алмаз Габдерәүф улын билгеләргә.
2. Әлеге карар 2025 елның 4 апреленнән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телкоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
Арча муниципаль районы
башлыгы урынбасары,
Арча район Советы Рәисе урынбасары А.Ф.Мөхәмәтова