Карар 03.04.2025 №327 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Гатиятовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясы, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 19 статьясы, Арча муниципаль районы Уставының 50 статьясы, Арча район Советының 2005 елның 31 октябрендәге 1 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты турында Нигезләмә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә бәйге үткәрү тәртибе турында Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә бәйге игълан итәргә.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына дәгъва кылучылардан бәйгегә документлар 2025 елның 4 апреленнән 2025 елның 24 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итәргә: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт, Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары кабинеты, 8дән 17 сәгатькә кадәр, көн саен, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, телефон: 3-12-33.

Бәйгене 2025 елның 25 апрелендә 09:00 сәгатьтә Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча урнашкан Арча муниципаль район Советы бинасында уздырырга.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау буенча бәйге комиссиясенең 6 кешедән торган сан составын расларга.

3. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау буенча бәйге комиссиясе составының яртысын 1 нче кушымта нигезендә 3 кеше составында расларга.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатураларны карау буенча бәйге комиссиясе составының икенче яртысы Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан билгеләнеп куелуын игътибарга алырга (“Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре вазыйфаларын биләүгә кандидатураларны карау өчен бәйге комиссияләре әгъзаларын билгеләп кую турында” 2023 елның 25 маендагы 332 номерлы Татарстан Республикасы Рәисе Указы).

4. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт формасын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телкоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы

башлыгы урынбасары,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                              А.Ф.Мөхәмәтова

rtf
Скачать текст
RTF, 690.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International