Карар 03.04.2025 №328 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты структурасына һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында"

 “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында”  2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы,  “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2024 елның 26 декабрендәге 494-ФЗ номерлы федераль законнар, муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексы нигезендә, идарә структурасын камилләштерү, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Арча район Советы карар кабул итте:

1. Арча район Советының 2011 елның 31 гыйнварындагы 31.2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертергә һәм 1 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

2. Арча район Советының 2010 елның 18 сентябрендәге 304 номерлы карары белән расланган муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрына (2010 елының 27 декабрендәге 26нчы номерлы, 2011 елының 31 гыйнварындагы 32нче номерлы, 2011 елның 26 декабрендәге 102нче номерлы, 2012 елның 26 маендагы 146нчы номерлы, 2012 елның 27 октябрендәге 174нче номерлы, 2013 елның 30 гыйнварындагы 185нче номерлы, 2013 елның 22 февралендәге 196нчы номерлы, 2013 елның 27 июлендәге 219нчы номерлы, 2013 елның 4 декабрендәге 235нче номерлы, 2013 елның 27 декабрендәге 244.1 номерлы, 2014 елның 5 апрелендәге 246нчы номерлы, 2014 елның 15 ноябрендәге 303нче номерлы, 2014 елның 13 декабрендәге 308нче номерлы, 2016 елның 19 февралендәге 33нче номерлы, 2016 елның 7 апрелендәге 48нче номерлы, 2016 елның 12 июлендәге 67нче номерлы, 2016 елның 11 ноябрендәге 78нче номерлы, 2017 елның 5 апрелендәге 118нче номерлы, 2017 елның 28 апрелендәге 125нче номерлы, 2018нче елның 24 апрелендәге 172нче номерлы, 2018 елның 14 августындагы 185нче номерлы, 2019 елның 18 апрелендәге 241нче номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 268нче номерлы, 2019 елның 24 октябрендәге 279нчы номерлы, 2020 елның 11 мартындагы 311нче номерлы, 2020 елның 16 октябрендәге 11нче номерлы, 2020 елның 11 декабрендәге 37нче номерлы, 2021 елның 2 февралендәге 45нче номерлы, 2021 елның 14 сентябрендәге 81нче номерлы, 2021 елның 10 декабрендәге 102нче номерлы, 2022 елның 28 февралендәге 117нче номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

2.1. 2нче бүлек “Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратында муниципаль хезмәт вазыйфалары” 2 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә раслана торган структура нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының штат расписаниесенә үзгәрешләр кертергә.         

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карар 2025 елның 3 апреленнән үз көченә керә.

 

 

Арча муниципаль район

башлыгы урынбасары,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                                А.Ф.Мөхәмәтова

doc
Скачать текст
DOC, 77.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International