Карар 03.04.2025 №329 "2025 һәм 2026 елларда Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү турында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"

2007 елның 2 мартындагы “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында”  25-ФЗ номерлы, 2024 елның 26 декабрендәге “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”  494-ФЗ номерлы федераль законнар нигезендә, Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 10 октябрендәге “Россия Федерациясе дәүләт хезмәтенә һәм Россия Федерациясендә муниципаль хезмәткә кергәндә белешмәләр бирүнең һәм аларны актуальләштерүнең кайбер мәсьәләләре турында” 870 номерлы Указы, муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексы белән, Арча район Советы карар чыгарды:

1. 2025 һәм 2026 елларда яллаучы (эш бирүче) вәкиле карары буенча җирле үзидарә органнарында һәм Арча муниципаль районы муниципаль органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрелми дип билгеләргә.

1.1. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләп куелганда әлеге карарның 1 пункты кулланылмы.

2. Арча район Советының 2005 елның 31 октябрендәге 1 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә (2014 елның 19 сентябрендәге 286нчы номерлы, 2020 елның 13 сентябрендәге 3нче номерлы, 2022 елның 26 маендагы 147нче номерлы үзгәрешләр белән) һәм 1 нче кушымтаны яңа редакциядә кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар 2025 елның 3 апреленнән үз көченә керә.

 

 

Арча муниципаль район

башлыгы урынбасары,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                                А.Ф.Мөхәмәтова

doc
Скачать текст
DOC, 123.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International