Карар 25.04.2025 №330 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләп кую турында"

2003 елның 6 октябрендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясы, 2004 елның 28 июлендәге “Җирле үзидарә турында” 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы нигезендә Арча муниципаль районы Уставының 50 статьясына таянып, Арча район Советы карар кабул итте:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улын билгеләп куярга..

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы А.Ф. Мөхәмәтовага Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улы белән контракт төзергә.

3. Арча район Советының 2025 елның 3 апрелендәге “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыны билгеләп кую турында” 326 номерлы карарын 2025 елның 28 апреленнән үз көчен югалткан дип санарга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы

вазыйфаларын башкаручы,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                                 А. Ф. Мөхәмәтова

doc
Скачать текст
DOC, 33.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International