2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында” 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең, рәис урынбасарларының, аудиторларының, Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 мартындагы 182 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 14 апрелендәге 228 номерлы карары, “Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган бюджет өлкәсенең аерым оешмалары хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен арттыру турында һәм “Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган бюджет өлкәсенең аерым оешмалары хезмәткәрләре хезмәтенә түләү шартлары турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 30 мартындагы 195 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 14 апрелендәге 226 номерлы карары, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 14 июнендәге 477 номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләрендә хезмәт хакы бердәм тариф челтәре нигезендә түләнә торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру турында” карарына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 17 апрелендәге 241 номерлы карары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:
1. “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү күләмнәре һәм шартлары турында” Арча район Советының 2024 елның 22 маендагы 283 номерлы карарына (08.11.2024 ел, №303 үзгәрешләр кертеп) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1) муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәтенә түләү турындагы Нигезләмәнең 2 пунктын (1 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затның хезмәте өчен түләү акчалата бүләкләү рәвешендә башкарыла.
|
Вазыйфа исеме |
Акчалата бүләкләү күләме (сумнарда) |
|
Арча муниципаль районы башлыгы |
40 740 |
|
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары |
36 667 |
|
Арча муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе |
36 667 |
|
Арча муниципаль районы Контроль-хисап палатасы аудиторы |
28 008 |
2) Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларга хезмәт өчен түләү турындагы нигезләмәнең 3 пунктында (2 нче кушымта) “13 990 сум” сүзләрен “15 389 сум” сүзләренә алмаштырырга.
3) җирле үзидарә органнарында һәм Арча муниципаль районы муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның хезмәтенә түләү турындагы Нигезләмәнең 10 пунктында (2 нче кушымта) “41 процент” сүзләрен “58 процент” сүзләренә алмаштырырга.
4) Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү турындагы Нигезләмәнең 2 пунктында (3 нче кушымта) “13 990 сум” сүзләрен “15 389 сум” сүзләренә алмаштырырга.
5) Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү турындагы Нигезләмәнең 2 пунктында (3 нче кушымта) “37 процент” сүзләрен “52 процент” сүзләренә алмаштырырга.
6) Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын техник тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү турындагы нигезләмәнең 3 пунктын (4 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә::
“Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын техник тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы эшчеләргә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәренең тариф коэффициентлары һәм тариф ставкалары (окладлары) түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
|
Бердәм тариф сеткасы түләү разряды |
Тариф коэффициентлары |
Тариф ставкалары (окладлары), сум |
|
1 |
1,0000 |
23 320,0 |
|
2 |
1,0114 |
23 586,0 |
|
3 |
1,0233 |
23 863,0 |
|
4 |
1,0346 |
24 127,0 |
|
5 |
1,0473 |
24 423,0 |
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.
3. Әлеге карар кабул ителгән көннән үз көченә керә һәм 01.05.2025 елдан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен һәм җирле үзидарәне саклау буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы
вазыйфаларын башкаручы,
Арча район советы рәисе урынбасары А.Ф.Мөхәмәтова