Карар 25.04.2025 №335 "Татарстан Республикасы Арча район Советында, Башкарма комитетында һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының башка җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры турында"
2023 елның 23 декабрендәге “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләрне яңадан бүлү турында” 131-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Арча район Советы карар кабул итте:
- Арча район Советының 2010 елның 18 сентябрендәге “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры турында” 304 номерлы карары белән расланган Муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрыннан чыгарырга (2012 елның 22 декабрендәге 26 номерлы, 2011 елынң 31 гыйнварындагы 32 номерлы, 2011 елның 26 декабрендәге 102 номерлы, 2012 елның 26 маендагы 146 номерлы, 2012 елның 27 октябрендәге 174 номерлы, 2013 елның 30 гыйнварындагы 185 номерлы, 2013 елның 22 февралендәге 196 номерлы, 2013 елның 27 июлендәге 219 номерлы, 2013 елның 4 декабрендәге 235 номерлы, 2013 елның 27 декабрендәге 244.1 номерлы, 2014 елның 5 апрелендәге 246 номерлы, 2014 елның 15 ноябрендәге 303 номерлы, 2014 елның 13 декабрендәге 308 номерлы, 2016 елның 19 февралендәге 33 номерлы, 2016 елның 7 апрелендәге 48 номерлы, 2016 елның 12 июлендәге 67 номерлы, 2016 елның 10 ноябрендәге 78 номерлы, 2017 елның 5 апрелендәге 118 номерлы, 2017 елның 28 апрелендәге 125 номерлы, 2018 елның 24 апрелендәге 172 номерлы, 2018 елның 14 августындагы 185 номерлы, 2019 елның 18 апрелендәге 185 номерлы, 2019 елның 18 апрелендәге 241 номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 268 номерлы, 2019 елның 24 октябрендәге 279 номерлы, 2020 елның 11 мартындагы 311 номерлы, 2020 елның 16 октябрендәге 11 номерлы, 2020 елның 11 декабрендәге 37 номерлы, 2021 елның 2 февралендәге 45 номерлы, 2021 елның 14 сентябрендәге 81 номерлы, 2021 елның 10 декабрендәге 102 номерлы, 2022 елның 28 февралендәге 117 номерлы, 2025 елның 3 апрелендәге 328 номерлы карар үзгәрешләре белән), Арча муниципаль районы Башкарма комитетында “Инфраструктура үсеше бүлегенең шәһәр төзелеше һәм архитектура секторы мөдире” вазыйфасы - 1 берәмлек.
2. Әлеге карарны Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырып халыкка җиткерергә (arsk.tatarstan.ru).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советы Аппараты җитәкчесе Р.Н. Галимуллинга йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы
вазифаларын башкаручы,
Арча район Советы Рәисе урынбасары А. Ф. Мөхәмәтова
doc
Скачать текст
DOC, 35.5 Кб