Карар 29.05.2025 №336 "2024 елга Арча муниципаль районы бюджетын башкару турында"

Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар чыгарды:

1. 2024 елгы Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны керемнәр буенча 2 359 426,8 мең сум һәм чыгымнар буенча 2 312 184,2 мең сум күләмендә, керемнәрнең чыгымнардан артып китүе белән 47 242,6 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1) әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә бюджетлар керемнәре классификациясе кодлары буенча Арча муниципаль районы бюджеты керемнәре;

2) әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнары;

3) әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнары;

4) Әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә бюджетлар кытлыкларын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы

Вазыйфаларын башкаручы,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                                    .Ф.Мөхәмәтова

doc
Скачать текст
DOC, 1.05 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International