Карар 29.05.2025 №339 "Арча район Советының 2025 елның 25 февралендәге “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында” Нигезләмәне раслау хакында” 320 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

2007 елның 2 мартындагы “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 25-ФЗ номерлы Федераль законга, 2013 елның 15 июнендәге “Муниципаль хезмәт турында” 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексына, 2024 елның 10 октябрендәге “Россия Федерациясе дәүләт хезмәтенә һәм Россия Федерациясендә муниципаль хезмәткә кергәндә белешмәләр бирүнең һәм аларны актуальләштерүнең кайбер мәсьәләләре турында” 870 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указына туры китерү максатларында Арча район Советы карар кылды:

1. Арча район Советының 2025 елынң 25 февралендәге 320 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында”гы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә һәм аны, әлеге карарга кушымта нигезендә, яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яисә Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы

Башлыгы вазыйфаларын башкаручы,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                                  А. Ф. Мөхәмәтова

doc
Скачать текст
DOC, 236.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International