Карар 29.05.2025 №340 "Арча район Советының “Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе турында Нигезләмәне раслау турында” 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (13.10.2018 N 202 үзгәрешләр белән)"

Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 2024 елның 25 гыйнварындагы 71 номерлы Указына, Россия Федерациясе Президентының “Федераль дәүләт хезмәткәрләренең үз-үзләрен тотышыннан хезмәт таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре турында” 2010 елның 01 июлендәге 821 номерлы Указына туры китерү максатларында Арча район Советы карар кылды:

1. Арча район Советының “Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга таләпләрне үтәү комиссиясе турында” 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карары белән расланган Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга таләпләрне үтәү комиссиясе турында нигезләмәгә (13.10.2018 N202 үзгәрешләр белән) түбәндәгеләрне үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1.2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә: 

“1.2. Комиссия үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына һәм башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына, әлеге Нигезләмәгә һәм башка муниципаль норматив хокукый актларга таяна.”;

1.2.   1.3 нче пунктның а подпунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“а) муниципаль хезмәткәрләрнең (алга таба – муниципаль хезмәткәрләр) “Коррупциягә каршы тору турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законда, коррупциягә каршы тору максатларында башка федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яисә җайга салу турындагы таләпләрне, бурычларны үтәвен тәэмин итүдә (алга таба – хезмәт тәртибенә һәм (яисә)) мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турындагы таләпләр);";

1.3. 3.1 пунктына түбәндәге эчтәлекле е пунктчасын өстәргә:

“е) муниципаль хезмәткәргә хезмәт тәртибенә карата таләпләрне һәм (яисә) мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турындагы таләпләрне үтәүгә комачаулый торган аңа бәйле булмаган хәлләр барлыкка килү турында хәбәр итү.”;

1.4. Түбәндәге эчтәлектәге 3.1.1 пункты белән тулыландырырга:

“3.1.1. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы “б” пунктчасының бишенче абзацында һәм “е” пунктчасында күрсәтелгән хәбәрнамәләр җирле үзидарә органының кадрлар хезмәте тарафыннан карала, ул хәбәрнамәләрне карау нәтиҗәләре буенча дәлилләнгән бәяләмәләр әзерли.”;

1.5. 3.2.3 нче пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“3.2.3. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының “д” һәм “е” пунктчаларында күрсәтелгән хәбәрнамәне карау нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органында муниципаль хезмәт вазыйфасын биләгән гражданның 273-ФЗ номерлы Федераль законның 12 статьясы таләпләрен үтәве турында дәлилләнгән бәяләмә әзерләнә.”;

1.6. 3.2.5 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“3.2.5. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы “б” пунктчасының икенче абзацында күрсәтелгән мөрәҗәгатьне яисә әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы “б” пунктчасының бишенче абзацында һәм “д” һәм “е” пунктчаларында күрсәтелгән хәбәрнамәләрне карау нәтиҗәләре буенча дәлилләнгән бәяләмә әзерләгәндә комиссия мөрәҗәгать яисә хәбәрнамә тапшырган муниципаль хезмәткәр белән әңгәмә уздырырга, аннан язма аңлатмалар алырга, ә җирле үзидарә органы җитәкчесе яисә аның махсус вәкаләтләре булган урынбасары билгеләнгән тәртиптә дәүләт органнарына,  җирле үзидарә органнарына һәм кызыксынган оешмаларга гарызнамәләр җибәрергә мөмкин. Мөрәҗәгать яисә хәбәрнамә, шулай ук бәяләмә һәм башка материаллар мөрәҗәгать яисә хәбәрнамә кергән көннән алып җиде эш көне эчендә Комиссия рәисенә тапшырыла. Гарызнамәләр җибәрелгән очракта мөрәҗәгать яисә хәбәрнамә, шулай ук бәяләмә һәм башка материаллар комиссия рәисенә мөрәҗәгать яисә хәбәрнамә кергән көннән алып 45 көн эчендә тапшырыла. Күрсәтелгән срок озайтылырга мөмкин, ләкин ул 30 көннән дә артмаска тиеш.”;

1.7. 3.2.6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“3.2.6. Әлеге Нигезләмәнең 3.2.1,  3.2.3. һәм 3.2.4 пунктларында каралган дәлилләнгән нәтиҗәләр үз эченә алырга тиеш:

а) әлеге Нигезләмәнең 3.1 нче пунктындагы “б” пунктчасының икенче һәм бишенче абзацларында һәм “д” һәм “е” пунктчаларында күрсәтелгән мөрәҗәгатьләрдә яисә хәбәрнамәләрдә бәян ителгән мәгълүматны.;

б) дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан һәм кызыксынган оешмалардан гарызнамәләр нигезендә алынган мәгълүматны;

в) Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктының “б” пунктчасының икенче һәм бишенче абзацларында, “д” һәм “е” пунктчаларында күрсәтелгән мөрәҗәгатьләрне һәм хәбәрнамәләрне алдан карау нәтиҗәләре буенча дәлилләнгән нәтиҗә, шйлай ук әлеге Нигезләмәнең 3.9, 3.10.3, 3.10.4, 3.11.1 пунктлары яисә башка карар нигезендә карарларның берсен кабул итү өчен тәкъдимнәр.”;

1.8. 3.3.2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“3.3.2. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы “д” һәм “е” пунктчаларында күрсәтелгән хәбәрнамә, кагыйдә буларак, комиссиянең чираттагы (планлы) утырышында карала.”;

1.9. 3.4 нче пунктта “3.1.пунктының “б” пукнты белән” сүзләрен “3.1 пунктының “б” һәм “е” пункты белән” сүзләре белән алыштырырга алыштырырга»;

1.10. 3.4.1 пунктының а подпунктында “3.1 пунктның “б” пункты белән” сүзләрен “3.1 пунктының “б” һәм “е” пунктчалары белән” сүзләренә алыштырырга”;

1.11. 3.10.4 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“3.10.4. 3.1 нче пунктның “е” пунктчасында күрсәтелгән мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

а) дәүләт хезмәткәренә бәйле булмаган хәлләр килеп чыгу һәм аның хезмәт тәртибенә карата таләпләрне һәм (яисә) мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турындагы таләпләрне үтәү мөмкин түгеллеге арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булуын танырга;

б) дәүләт хезмәткәренә бәйле булмаган хәлләр килеп чыгу һәм аның хезмәт тәртибенә карата таләпләрне һәм (яисә) мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турындагы таләпләрне үтәү мөмкин түгеллеге арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булмавын танырга.”;

1.12. 3.11 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“3.11. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктындагы “а”, “б”, “г”, “д” һәм “е” пунктчаларында күрсәтелгән мәсьәләләрне карау йомгаклары буенча, моңа нигезләр булганда, комиссия әлеге Нигезләмәнең 3.7 – 3.10, 3.10.1 – 3.10.3 һәм 3.11.1 пунктларында каралганнан башка карар кабул итә ала. Мондый карар кабул итү нигезләре һәм мотивлары комиссия утырышы беркетмәсендә чагылдырылырга тиеш.”.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль район башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы

Башлыгы вазыйфаларын башкаручы,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                        А. Ф. Мөхәмәтова

rtf
Скачать текст
RTF, 287.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International