“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2024 елның 30 ноябрендәге 444-ФЗ номерлы Федераль закон, “Россия Федерациясендә дәүләти-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы КАРАР КАБУЛ ИТТЕ:
1. Арча район Советының “Арча муниципаль районында муниципаль-хосусый партнерлык турында Нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 20 апрелендәге 62 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль-хосусый партнерлык турындагы нигезләмәгә (08.09.2022 №166 үзгәрешләр кертеп) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 3 нче бүлекне түбәндәге эчтәлектәге 3.2.1 пункты белән тулыландырырга:
“3.2.1. Әлеге Нигезләмәнең 3.1 пунктында күрсәтелгән объектка карата килешү төзү килешү төзелгән вакытка мондый объект Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкарьләренең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объекты (тарихи һәм мәдәни ядкарь) яисә ачыкланган мәдәни мирас объекты булган очракта рөхсәт ителми.”.
2. Әлеге карарны “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында түбәндәге адрес буенча бастырып чыгарырга: http://pravo.tatarstan.ru Арча муниципаль районының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга: http://arsk.tatarstan.ru.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы
Башлыгы вазыйфаларын башкаручы,
Арча район Советы Рәисе урынбасары А. Ф. Мөхәмәтова