Россия Федерациясе Урман кодексының 84 һәм 98 статьялары, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, “Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында” 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы (алга таба – 248-ФЗ номерлы Федераль закон), “Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” 2024 елның 28 декабрендәге 540-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:
1. Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль Урман контроле турында Нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 12 ноябрендәге 99 номерлы карарына (28.02.2022 №126, 25.04.2023 № 215, 14.11.2023 №238, 16.04.2024 №277 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль Урман контроле турында нигезләмәдә:
1) 33 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“33. Тикшереп торылучы зат белән үзара хезмәттәшлекне күздә тота торган контроль (күзәтчелек) чарасы контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрына аны булдыру һәм алып бару кагыйдәләрендә билгеләнгән белешмәләр кертелгәннән соң башланырга мөмкин, моңа реестр операторы тарафыннан теркәлгән контроль (күзәтчелек) чараларның бердәм реестрының эшкә сәләтсезлеге очраклары керми.”;
2) 36 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“36. Контроль объектлары турында белешмәләрне җыю, эшкәртү, анализлау һәм исәпкә алу аларны хәвеф-хәтәр категорияләренә кертү йә мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторларын билгеләү максатларында контроль (күзәтчелек) органы тарафыннан контрольдә тотылучы затлар белән үзара хезмәттәшлектән башка (мәҗбүри профилактик визит кысаларында белешмәләрне җыюдан, эшкәртүдән, анализлаудан һәм исәпкә алудан тыш) гамәлгә ашырылырга тиеш. Контроль объектлары турында аларны хәвеф-хәтәр категорияләренә кертү йә мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторларын билгеләү максатларында белешмәләрне җыюны, эшкәртүне, анализлауны һәм исәпкә алуны гамәлгә ашырганда контрольдә тотылучы затларга федераль законнарда каралмаган өстәмә бурычлар йөкләнә алмый.”;
3) 40 пунктның 1 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“1) контроль (күзәтчелек) чарасы актын рәсмиләштергәннән соң контрольдә тотылучы затка мәҗбүри таләпләрне ачыкланган бозуларны бетерү турында, аларны бетерүнең срокларын, шулай ук контроль төре турындагы Федераль законда каралган башка чараларны күрсәтеп, күрсәтмә бирергә.
2. Әлеге карарны хокукый мәгълүматның рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru)бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы
Башлыгы вазыйфаларын башкаручы,
Арча район Советы Рәисе урынбасары А. Ф. Мөхәмәтова