Карар 29.05.2025 №346 "Арча район Советының 2024 елның 25 февралендәге 322 номерлы карары белән расланган 2025 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планына үзгәрешләр кертү турында"

“Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында” 2001 елның 21 декабрендәге №178-ФЗ номерлы, “Дәүләт яки муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан арендалана торган күчемле һәм күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актлары үзгәрешләр кертү турында” 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы Федераль законнар, Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары белән расланган (14.10.2011 №74, 17.05.2012 №137, 28.05.2015 №342, 12.07.2016 №61, 10.11.2016 №87, 10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән) “Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында” Нигезләмәсе нигезендә , муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Арча район Советы карар кабул итте:

1.      Арча район Советының “2025 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планын раслау турында” 2025 елның 25 февралендәге 322 номерлы карары белән расланган 2025 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

“III бүлек. 2025 елда хосусыйлаштыру планлаштырылган муниципаль мөлкәт исемлеген” түбәндәге эчтәлектәге 23-24 пунктлар белән тулыландырырга:

 

 

 

 

 

 

 

III Бүлек. 2025 елда хосусыйлаштыру планлаштырылган муниципаль мөлкәт исемлеге

 

 

Мөлкәт исеме һәм урнашу урыны

Тасвирлама

Хосусыйлаштыруның күздә тотылган вакыты

23.

Татарстан Республикасы, Арча районы, Түбән Оры авылы, Киров ур., 5 адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге булган торак булмаган бина

 

Бер катлы, гомуми мәйданы 116,2 кв. м.

Ел буе

24.

Татарстан Республикасы, Арча районы, Симетбаш авылы, Үзәк урам, 22а адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге булган торак булмаган бина

 

 

Бер катлы, гомуми мәйданы

84,2 кв.м.

Ел буе

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы

Башлыгы вазыйфаларын башкаручы,

Арча район Советы Рәисе урынбасары                                      А. Ф. Мөхәмәтова

 

 

doc
Скачать текст
DOC, 52.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International