Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча район Советының 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмә нигезендә, Арча район Советы карар чыгарды:
1. 2025 елның 1 яртыеллыгында Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны керемнәр буенча 1 348 313,3 мең сум һәм чыгымнар буенча 1 398 012,3 мең сум күләмендә, чыгымнарның керемнәрдән артуын 49 699,0 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:
1) әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә бюджетлар керемнәре классификациясе кодлары буенча Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен;
2) әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын;
3) әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын;
4) әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә бюджетлар кытлыкларын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын.
2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы
вазифаларын башкаручы,
Арча район Советы Рәисе урынбасары А.Ф. Мөхәмәтова