Карар 28.08.2025 №353 "Арча район Советының “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2023 елның 222 номерлы карары үз көчен югалткан дип тану турында (2024 елның 31 гыйнварындагы 265 номерлы үзгәрешләр белән)"

“Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:

1. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

1) “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүе турында” 2023 елның 6 июлендәге 222 номерлы карары;

2) “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүе турында” 2023 елның 6 июлендәге 222 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 2024 елның 31 гыйнварындагы 265 номерлы карары.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы

вазыйфаларын башкаручы,

Арча район Советы рәисе

вазыйфаларын башкаручы                                                А.Ф.Мөхәммәтова

rtf
Скачать текст
RTF, 98.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International